"Цена долголжданной Победы"
Иске Ашыт авыл китапханәсе китапханә укучыларын Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган патриотик сәгатьтә катнашырга чакырды. Чара 12 мартта өлкән мәктәп яше өчен 13.15 минутта узды. Патриотик сәгатьтә Бөек Ватан сугышында әтиләр һәм бабалар батырлыгы турында сүз барды. Ул буыннарны берләштерә. Китапханәгә килүчеләр үзләре өчен «сугыш», «Җиңү», «хәтер» дигән сүзләрнең мәгънәсе турында уйланулары белән уртаклаштылар. Кичә барышында Бөек Ватан сугышы елларында совет сугышчысының батырлыгы турында кызыклы сөйләшү узды. Борис Васильевның «А зори здесь тихие» хикәясеннән өзек укылды. Шулай ук Галимҗан Вәлиевнең бу темага багышланган «Солдат хатлары» китабыннан шигырьләр, фронт хатлары укырга тәкъдим ителде. «Прочти, что бы вспомнить» дип аталган китап күргәзмәсендә Михаил Шолоховның «Судьба человека», Борис Васильевның «В списках не значился», «А зори здесҗ тихие», Юрий Бондаревның «Батальоны просят огня» кебек китаплары булды. Бу хикәяләрне укыгач, мин сугышның каты хакыйкатен һәм фаҗигасен күз алдына китерә алдык дип өметләндем - бу якыннарымның үлеме, торакны югалту, ачлык, салкын...
Кичәнең икенче өлешендә улы махсус операциядә катнашкан Ранил Гариповның әнисе Ләлә Гариповага сүз бирелде. Ул улының хәлләре, үзенең кичерешләре белән уртаклашты. Укучыларыбызның сорауларына җавап бирде. Китапханәче МХО катнашучы егетләребез хөрмәтенә төзелгән "Безнең заман батырлары" исемле күргәзмә белән таныштырып, Раят Насыйбуллин, Раил Зиннатуллин турында да сөйләп үтте, алар турында чыккан газета материаллары белән таныштырды. Теләге булганнар үз геройлары турында, аларның гаиләләрендәге бу аяусыз сугышның нинди эз калдырганы турында шәхсән сөйләргә мөмкинлек бирелде. Без һәрвакыт совет халкының батырлыгын истә тотарга. Күптән көтелгән җиңүнең бәясен белергә тиешбез дигән нәтижә ясалды.