Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Туган телнең асыл байлыклары"

    Һәркем өчен дөньядагы барлык телләр арасында иң кадерлесе- тәүге кабат сөйләшә башлаган ана теле. Бу - безнең балачагыбыз, гаиләбез, җәмгыятьтәге беренче тапкыр аралашуыбыз теле. Халыкара туган тел көнендә барлык телләр дә тигез дип таныла, чөнки аларның һәркайсы кеше язмышы өчен җавап бирә, һәркайсы табигый мирас булып тора һәм без аны, һичшиксез, сакларга тиешбез.
    Безнең туган телебез - татар теле. Бүгенге кичәбезне дә без туган телебезгә багышладык.  Балалар өчен Туган тел бәйрәме бик җанлы үтте. Элекке гореф-гадәтләребезне искә төшереп татар халкының милли киемнәре: калфак, түбәтәй, читек, алъяпкычлар турында сөйләштек, табышмакларның җавапларын таптык, борынгы уеннарны искә тошереп күңелле уеннар уйнадык. Ахырдан "Туган тел" җырын җырладык.