Онытырга хакыбыз юк...
2025 ел тарихка Бөек Җиңүнең 80 еллыгы, Россиядә һәм Татарстанда Ватанны саклаучылар елы буларак кереп калачак. Бүген Печмәнтау авылының тыл ветераннарына Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган юбилей медальләрен тапшырдылар. Хөрмәтле тыл ветераннары Газизова Әминә Нәҗип кызы, Мәгъсүмова Тәкмилә Гәрәфи кызын котлау чарасында без дә катнаштык.