"Синең гомер матур җыр кебек”
Халыкны рухи яшәтүдә, сәнгатен үстерүдә, тарихыбызны, мәдәни мирасыбызны саклап калуда зур көч куеп хезмәт итүче авылдашыбыз Зөлфия апа Фатхуллина 50 ел гомерен мәдәнияткә багышлады. 25 январь көнне Иске Ашыт мәдәният йортында “Синең гомер матур җыр кебек” дип исемләнгән Зөлфия Фатхуллинаның иҗат кичәсе булып үтте. Мин, китапханәче буларак, кичәгә сценарий язып, авылдашыбыз Татарстанның халык артисты Фердинанд Фәтхи белән алып бардык. Кичәдә Зөлфия апаның иҗат юлында уйнаган рольләреннән: Әнгам Атнабаевның “Ул кайтты”, Хәй Вахитның “Татак, талак”, А. Гыйлаҗевның “Яра” драмаларыннан өзекләр уйналды. Зөлфия апаның туганнары, уллары, кызлары, дуслары матур котлауларын җиткерделәр, матур җырларын, биюләрен бүләк иттеләр. Шулай ук кичәдә районнан кунагыбыз Данис Рифат улы да катнашты. Зөлфия апаны котлап, мактау грамоталарын һәм үзенең моңлы җырын бүләк итте. Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Рәдис Харис улы, авылыбызның мөхтәрәм кешесе Нургаяз Газиз улларының безнең кичәбездә катнашуы аеруча куандырды. Мәдәният йортына 200 кеше җыйналды.