Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Яңа көн, яңа хәбәр"

    Китап укучыларым  яратып укый торган “Татарстан яшьләре” газетасына йөздә биш яшь тула. 1920 елның 22 нче гыйнвары көнне “Кызыл Татарстан” исеме белән чыга башлаган газет әле дә булса кыйбласына туры калып яраткан укучыларына тугъры хезмәт итә. Бу газетны  аеруча югары  яшьтәге укучыларыбыз  яратып укыйлар. Китапханәдә “Яңа көн, яңа хәбәр”дип исемләнгән кичә булды. Кичә барышында без китап укучыларыбыз белән газета битләренә сәяхәт кылдык. Аның рубрикаларын анализладык. Кызыклы мәкаләләрне бергәләшеп укыдык. “Юмор һәм сатира” битендәге шаян мәзәкләрне укып рәхәтләнеп көлдек, сәхнәдә уйнар өчен үзебезгә кызыклы материал  тупладык.