"Йөрәкләрдә яши яшьлек моңы"
Китапханәдә "Ак калфак"лылар "Йөрәкләрдә яши яшьлек моңы" исемле бик матур кичәгә җыйналдылар. Кичәбез барыбызны да балачакка, яшьлеккә алып кайтты. Китапханәче гыйбрәтле өзекләр укыса, килгән кунаклар үзләренең балачакларында, яшьлекләрендә булган, үзләре аркылы кичергән шатлыклы да, кызганыч та булган вакыйгалары белән уртаклаштылар. Кунакларга "Ретро җырлар халкым күңелендә" исемле бик эчтәлекле күргәзмә тәкъдим ителде. Һәрбер катнашучы үзенең яраткан артистларын, яшьлек җырларын искә төшерде, рәхәтләнеп җырладык та әле. Күнелле мизгелләрдә шатлыктан көлсәк, кызганыч тормыш вакыйгаларыннан күзләребез яшьләнде.
Кичәбезне Х. Такташның "Их, син яшьлек!" исемле шигыренең соңгы юллары белән тәмамладык:
Их, син яшьлек, тиле яшьлек!
Шундый кыска булып тоелдың.
Кичен чәчәк аткан булдың,
Ә таңында...
Ә таңында инде коелдың...