Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Ерак гасырларга җитәрлек иҗат..."

    2024 елның декабрь аенда Татарстанның халык язучысы Нәкый Исәнбәтнең тууына 125  ел тула.
Шушы уңайдан китапханәдә "Ерак гасырларга җитәрлек иҗат" дип аталган әдәби сәгать узды.
    Нәкый Исәнбәт–төрки-татар дөньясының XX гасырдагы иң күренекле шәхесләрнең берсе. Ул – драматург, шагыйрь, балалар язучысы, тарихчы, публицист, тел белгече, тәрҗемәче, фольклорчы. Нәкый Исәнбәт татар халкының рухи мирасын, тел-әдәбият хәзинәләрен, тарихи ядкәрләрен, фольклорын җыю-барлау, гыйльми өйрәнү һәм аларны кабат халыкка кайтару өлкәсендә зур көч куйган, бик әһәмиятле һәм күп күләмле материалны туплап халыкка тапшырган шәһес.
Әдәби чара барышында әдипнең тормышы һәм иҗат эшчәнлегеннән кызыклы вакыйгалар белән таныштырылды, әсәрләреннән өзекләр укылды. Нәкый ага җыеп туплаган китаплардан мәкальләр әйтелде, табышмакларына җаваплар табылды, "Исәнбәт - үзе бер дәүләт" исемле китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.