Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Атылган йолдыз"

    Иске Ашыт авыл китапханәсендә Рузалия Насибуллинаның "Атылган йолдыз" исемле китабын тәгъдир итү кичәсе булып үтте. Бу китапта авторның "Атылган йолдыз" повесте һәм тормышчан, гыйбрәтле хикәяләре: "Мәхәббәт хакына", "Язмыш бүләге", "Бер гөнаһ хакы" урын алган."Атылган йолдыз" повестеның төп герое - нәни Наиләнең язмышы берәүне дә битараф калдырмас. Бу җиһанда беркем дә хаталардан хали булмас, әмма язмыш хаталарын төзәтергә беркайчан да соң түгел. Әсәр авторы безне әнә шул хакта уйланырга чакыра.

  Кичәдә китапханәче Рузалия Ибраһим кызының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. "Атылган йолдыз" повестеннан  "Саяра" халык театры үзешчәннәре бик матур өзекләр уйнадылар. Кичәбез музыкаль номерлар белән үрелеп барды. Кичәбездә Иске Ашыт төп гомумбелем мәктәбенең югары сыйныф укучылары катнашуы, аларның язучыга биргән сораулары кичәбезгә ямь өстәде. Рузалия апа белән бик күңелле, җылы очрашу килеп чыкты. Кичәдә Рузалия апаның  үзе укыткан укучылары да катнашты.