"Минем елларым - минем байлыгым"
Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында Иске Ашыт авылы мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре бергәләшеп "Минем елларым - минем байлыгым" исемле әдәби- музыкаль кичә уздырдык. Кичәдә безнең кадерле әби-бабайларыбыз хөрмәтенә матур шигырьләр, җырлар, җылы котлаулар яңгырады. Галимулла Шәрәфиев белән Илшат Заһидуллинның матур итеп гармунда уйнавы кичәбезне җанландырып җибәрде. Китапханәдә өлкәннәр өчен "Ярый әле Сез бар бу дөньяда!" исемле китап күргәзмәсе ясалып куелды.