"Элек шулай булган..."
Аулак өй – татар халкының борынгылардан килгән йоласы, яшьләр өчен аралашу, танышу, киңәшләшү урыны булган. Иске Ашыт авыл китапханәсенә 8 октябрь көнне 11.00 сәгатьтә, әнә шундый аулак өйгә бер төркем егет-кызлар җыелды. Аулак өй ике өлештән торды.
Беренче өлешендә татар халык җыры, татар халкының гореф-гадәтләрен, йолаларын, көнкүрешен, милли киемнәрен, бәйрәмнәрен һәм уеннарын өйрәндек.
Ә икенче өлешендә Шәймәрданова Камилә апа осталык дәресе уздырды. Аулак өй татар халык җырлары белән үрелеп барды. Мин китапханәче буларак борынгы заманда татар халкының өендә чигелгән әйберләр күп булганлыгы турында сөйләдем. Мәсәлән: мендәр япмалары, тәрәзә кашагалары, йокы урыннарын яисә мичне йортның башка өлешеннән аерып торучы чаршаулар, чынаяк япмасы, эскәтерләр, бизәкле сөлгеләр, алъяпкычлар, намазлыклар. Боларның барысында әбиләр, әниләр, киленнәр, кызлар оста итеп төсле җепләр белән бизәкләр төшереп чиккәннәр. Татар кызлары, балачактан ук әлегә һөнәргә өйрәнеп, үзләренә кияүгә чыгарга бирнә һәм туй бүләкләре әзерләүләрен, һәр йортның, авылның чигү осталары булганлыгын аңлатып уздым. Ә Камилә апалары кулъяулык чигү буенча осталык дәресе уздырды. Кичә барышында, кызларга шома чигү, тамбурлап һәм сәйлән белән чигүне өйрәтте. Чигү өчен йон һәм ефәк җепләр, мулине, ука файдаланыла, төрледән-төрле чигү үрнәкләре, кайчы, энә кирәклеген аңлатып узды. Шаблон ярдәмендә бизәк төшерү, аның өчен капировка һәм карандаш кирәклеге. Тукыманы тарттырып киергегә кидертү, энәгә җепне саплау, кулъяулык өслегенә төшерелгән бизәкне чигү.
Бүгенге аулак өйгә килгән кызларыбыз күлъяулык чигү серләренә төшенгәннәрдер дип уйлыйм. Төсле җепләр кулланып чигеп карадылар. Әлеге матур һәм файдалы кичәгә нәтиҗә ясап, буыннан - буынга күчә килгән бизәкләрнең мәгънәләре югалмасын, аларның матурлыгын саклап калалсак иде дигән теләктә калам.