Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Дөрес туклану - сәламәтлекнең нигезе"

   Чарада Иске Ашыт балалар бакчасы нәниләре сәламәт яшәү рәвешенең нәрсә икәнен, «дөрес туклану» төшенчәсенең нәрсә булуын, нинди продуктлар булуын һәм  сәламәтлегебез өчен нәрсәләр зарарлы икәнен белделәр. Балалар витаминнарның нинди продуктларда булуын, өйдә нәрсә белән туклануларын сөйләделәр. Төрле рәсемнәр ярдәмендә, аларга өстәлдә һәрвакыт булырга тиешле продуктларның "файдалы унлык" ны белергә кирәк иде. Табышмаклар, мавыктыргыч уеннар ярдәмендә яраткан җиләк-җимеш һәм яшелчәләрен күрсәттеләр. Катнашучылар мәкальләр һәм әйтемнәрне, файдалы һәм зарарлы продуктларны искә төшерделәр, дөрес туклану һәм баллы ризыклар  турында күп кенә кызыклы фактлар - шоколад турында белделәр. «Ашханәдә», «Кибеттә», «Мөмкин - ярамый» уеннарын уйнадык Соңыннан «Фиксики", "Смешарики" циклыннан мультфильмнар карадык. Шапшак малай Мөбәрәкша турында хикәя укыдык.