"Бүген - укучы, иртәгә - сайлаучы"
Хәзерге вакытта яшьләр халыкның социаль актив өлеше булып тора. Сайлау процессында яшьләрнең катнашуы тагын да актуальләшә бара. Һәр кешенең бүгенгесе, киләчәге, тулаем илнең киләчәге әлеге хакыйкатьне аңлауга бәйле. Яшьләрнең сайлауларда катнашуы аеруча мөһим. Кайберәүләр сайлауларны гади формаль эш буларак карый. Әмма тиешле карар кабул итү өчен бер тавыш җитмәскә мөмкин. Яшь һәм булачак сайлаучылар, шулай ук якын арада үз сайлау хокукларыннан файдаланучылар өчен сайлау хокукы мәсьәләләре буенча эшчәнлекне активлаштыру максатыннан, китапханәдә 3 сентябрьдән "Бүген - укучы, иртәгә - сайлаучы"дип исемләнгән мәгълүмати күргәзмә эшли. 16-18 яшьлек китапханәгә килгән һәр кеше белән әңгәмә үткәрелә, буклетлар өләшенә.