Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Дәүләт символикасы"

    Россия флагы көне уңаеннан, Иске Ашыт авыл китапханәсендә "Дәүләт символикасы" исемле тематик сәгать үткәрелде.
    Укучылар өчен конкурслар, викториналар оештырылды. "Флагымда чын дуслык" исемле китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Шулай ук чарада катнашучыларга Россия флагы турында мәгълуматлар бирелде, шигырьләр укылды, флагтагы төсләрнең мәгънәсе аңлатылды һәм ахырдан кулларыбызны төшереп флаг ясадык.