Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Дару үләннәре һәм безнең сәламәтлегебез"

    Җәй айлары җиләк-җимеш, яшелчә үстерү чоры гына түгел, ә табигать байлыгы- дару үләннәре киптерү вакыты да. Дару үләннәрен сәламәтлекне ныгыту максатыннан бик борынгы заманнардан ук кулланганнар. Китапханәдә дару үләннәре турында язылган китап - журналлардан " Табигатьнең шифалы байлыклары" дип исемләнгән күргәзмә төзелеп китап укучыларга җиткерелде. Укучылар белән табигатькә экскурсиягә чыктык. Экскурсиядә  дару үләннәрнең файдасы, аларны ничек куллану турында ”Урман аптекасы”, ”Шифалы үләннәр”, “Дару кабарга ашыкма”дигән темаларга әңгәмә кордык. Гади генә булган үләннәрдә безгә файдалы була икән, тик без аларны вакытында җыеп киптереп дөрес итеп кулланырга кирәк дигән нәтиҗәгә килдек. Экскурсиябез  файдалы киңәшләргә бай, укучыларга файдалы булды.