Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Чишмә юлы буйлап..."

     Укучылар белән Атаудагы "Фаил" чишмәсенә экскурсиягә бардык. Чишмәнең килеп чыгу тарихы белән таныштык. Чишмәләрне чистартып, саклап тору безнең бурычыбыз булганлыгы турында сөйләштек. Укучыларыбыз бик матур итеп "Су анасы" әкиятен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Уеннар уйнадык, сорауларга җаваплар бирдек, "Чишмә" хикәясе белән таныштык, ахырдан тәмле чишмә суыннан чәй кайнатып эчтек.