Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Тукай якташы мин" (Р. Җамалга 70яшь)

     Якташыбыз Рифат Җамалның 70 яшьлек юбилее уңаеннан, 7 сыйныф укучылары белән "Тукай якташы мин" исемле шигърият  сәгате булып үтте. Язучы иҗатына багышланган күргәзмәдән язучының "Мин адәм баласы" исемле җыентыгы аеруча ошады. Бу җыентыктан "Көзге алан бигрәк матур",   "Китап колы", "Беренче кар", "Сиңа кайтам Арчам!" исемле  шигырьләре укылды. Якташыбыз турында "Арча хәбәрләре" газетасының  61 санында басылып чыккан "Күңел үтте ялкын, ут аша" мәкаләсе  белән, Мәдәни җомга" газетасының 38 санында чыккан өр-яңа шигырьләре белән таныштык. Язучы турында видео материаллар карадык.