"Без әкият яратабыз"
Бакча балалары белән әкиятләр турында сөйләштек. Аларның нинди әкиятләр белүен тикшердек. Китапханәче аларны "Дүрт дус" әкияте белән таныштырды. Балалар бик яратып тыңладылар. Ахырдан әкият китаплары белән таныштылар. Берсен - берсе уздырып үзләре белгән әкиятләрне сөйләделәр.