"Батырлык битләре буйлап..."
Иске Ашыт авыл китапханәсе чираттагы тапкыр "Балаларга сугыш турында укыйбыз" XII халыкара акциясендә катнашты. Акциядә башлангыч сыйныф укучылары катнашты. Алар өчен "Батырлык битләре буйлап..." исемле батырлык дәресе үткәрелде. Китапханәче дәһшәтле сугыш еллары турында сөйләде, Бөек Ватан сугышы турындагы әсәрләр белән таныштырды. Һәлак булганнар бер минут тынлык белән искә алынды.