"Туган телнең матурлыгын, Тукай мирасын саклыйк!"
26 апрель якташыбыз Г. Тукайның туган көне. Язучының тууына 135 ел тулу уңаеннан, Иске Ашыт гомумбелем мәктәбе укучылары белән "Туган телнең матурлыгын, Тукай мирасын саклыйк!" исемле әдәби - музыкаль кичә үткәрдек. Кичәдә Тукай тормышын сүрәтләгән өзек күрсәтелде. Укучылар "Карлыгач", "Туган авыл", "Бала белән күбәләк" һәм башка шигырьләрен яттан сөйләделәр. "Шүрәле", "Су анасы" әкиятләрен сәхнәләштереп уйнадылар, соңыннан бик матур итеп үзебезнең "Туган тел" җырын җырладылар.