Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Тукай геройлары бездә кунакта"

   1 апрель көнне Иске Ашыт авыл китапханәчесе Иске Ашыт балалар бакчасында "Тукай геройлары бездә кунакта" исемле балалар иртәсе үткәрде.   

   Әкиятче әби белән Шүрәле кызы Шүрәлинә бакча балалары янына кунакка килделәр. Әкиятче әби балаларны Тукай әкиятләре, Тукай геройлары, Тукай китаплары белән таныштырды. Ә Шүрәлинәнең  әти - әниләренә әйтмичә өеннән чыгып киткәнлеге билгеле булды. Әби һәм балалар Шүрәлинәне тәртипкә чакырдылар, биергә өйрәттеләр, аңа Тукай әкиятләрен, Тукай шигырьләрен сөйләп күрсәттеләр. Шүрәлинә әйбәт булырга сүз биреп, кайтып китте. Балалар аңа юл йөрү кагыйдәләрен дә искә төшерделәр. Бик күңелле бәйрәм булды.