Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Ничек булсам, шулай яшим" (К. Булатовага 85 яшь)

    18 март яраткан шагыйрәбез Клара Булатовага 85 яшь тулу уңаеннан "Ничек булсам, шулай яшим" исемле шигърият сәгате булып үтте. Шигырь яратучылар язучының иҗаты белән кызыксындылар, шигырьләр җыентыклары белән таныштылар. Китапханәче шагыйрәнең бүгенге тормышы турында видеоязма күрсәтте. Язучы турында кызыклы мәгълүматлар белән таныштырды.