"Халкымның күңел бизәкләре"
Китапханәдә балалар белән "Халкымның күңел бизәкләре" исемле осталык дәресе үтте. Монда без укучылар белән татар орнаментлары белән таныштык. Бизәк (орнамент) латин теленнән килеп чыккан.Татар халкының декоратив сәнгатендә чәчәкле үсемлек орнаменты урын алып тора. Иң еш сурәтләнә торганы лалә чәчәге (Башка элементлар: яфраклар, кыңгырау чәчәк, роза чәчәге, дулкынлы, бормалы бизәкләр). Укучылар белән берничә төрле орнаментны кулланып брошкалар ясадык. Бик матур килеп чыкты.