"Әфганстан - төзәлмәс яра"
Тыныч вакытта күпме ватандашларыбызның - әле иңнәре дә ныгып җитмәгән 18-19 яшьлек егетләрнең - моңарчы күрмәгән-белмәгән таулы-ташлы җирдә канлы бәрелешләрдә туган илләренә тугрылыгын сынаган, сугышчан дусларын югалту ачысы йөрәкләрендә мәңге төзәлмәс яра калдырган, күпме аналарның газиз улларын мәңгелеккә тартып алган ул әфган сугышы!
Ел саен февраль аенда Иске Ашыт мәдәният йортында мәктәп укучылары белән берлектә кайнар нокталарда үзләренең хәрби бурычларын үтәгән авылдашларыбыз белән очрашу уздырабыз. Иске Ашыт авыл җирлегеннән Әфган җирендә 3 егет хезмәт иткән. Әдәби - музыкаль кичәбез тетрәндергеч шигырьләр, җырлар, биюләр белән үрелеп барды.
Сугышчы-интернационалистлар солдат хатирәләре белән уртаклаштылар, армиягә киткән көннәрен, бергә хезмәт иткән иптәшләрен искә төшерделәр. Аларның берсеннән дә солдат хезмәтеннән зарлану, тормыш авырлыкларына сукрану кебек сүзләр ишетелмәде. Киресенчә, алар укучыларны, һәр туган көнгә сөенеп, үз авылыбыз, мәктәбебез белән горурланып яшәргә чакырды.