Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Китаплар да авырый..."

     2 февраль көнне башлангыч сыйныф укучылары белән "Китаплар да авырый..." исемле библиографик дәрес булып үтте. Китапханәче балаларны китапларның төзелеше, аларны саклау буенча әңгәмә үткәрде. Таушалган китапларны яңарту тәртибе белән таныштырды. Китапларны дәваларга "доктор" килде. Дәресебез уен формасында бик күңелле дә, файдалы да үтте. Балалар белән таушалган китаплар да яңартылды. Китапка сакчыл караш тәрбияләнде.