"Көзге муллык - күңелләрдә шатлык"
3 ноябрь бәйрәм яллары уңаеннан мәдәният йорты фойесында ярминкә оештырдык. Ярминкәдә һәрбер теләгән кеше үзенең товарын сата алды. Авылдашлар ярминкәгә бик теләп килде. Ярминкәдә күңелле концерт программасы карадылар, уеннарда катнаштылар, кайнар чәй белән сыйландылар. Бик күңелле булды.