Старо-Айванская сельская библиотека - филиал № 34

"Дару үләннәрен беләсезме?"

Чараның максаты һәм бурычлары:
- балаларны дару үләннәре белән таныштыру;
- кайбер дару үләннәренең дәвага гади генә куллану ысулларын өйрәнү;
- табигатькә мәхәббәт тәрбияләү, экологик тәрбия;
- дару үләннәренең җыю кагыйдәләрен ачыклау;
- дару үләннәре турында шигырьләр һәм табышмаклар белән танышу.
     Башта китапханәче балаларны китапханәгә чакырып дару үләннәре турындагы китаплар белән таныштырып чыкты. 2016 елдан безнең китапханәгә балалар өчен яңа, искиткеч "Детская энциклопедия" дигән журнал килә башлады. Бу журнал балаларга бик күп файдалы һәм кызыклы мәгълүмат бирә, һәрбер саны аерым бер темага багышланган. Май аендагы чыгарылышы дару үләннәренә багышланган иде. Шушы журнал ярдәме белән, без, балалар белән бергә, дару үләннәре турында тагын да күбрәк мәгълүмат алдык, шигырьләр һәм табышмаклар белән таныштык, дару үләннәренең җыю кагыйдәләрен ачыкладык. Ахырдан барыбыз да бергә гаҗәеп табигатькә чыктык, үзебезгә таныш булган дару үләннәрен җыеп, аларның дәвага файдалы үзлекләре белән таныштык. Балалар өчен бу чара бик файдалы булды.