"Здравствуй, лето!"
Чара ике этаптан узды. Иң башта барлык балаларны бәйрәм белән котлап үттек, бәйрәмнең тарихы белән таныштырдык. Лагерь вожатыйлары белән берлектә табышмакларга җаваплар эзләдек, мәкальләр һәм әйтемнәрне искә төшердек, күңелле җырлар башкардык.
Бәйрәмнең икенче этабы табигатьтә үтте. Балалар җәй һәм табигать турында шигырьләр сөйләделәр, төрле уеннар уйнадылар. Китапханәче балаларны яңа кайткан китаплар белән таныштырды. "Укучының мәдәни көндәлеге" номинациясендә 2 сыйныф укучысы Валеева Әдиләне җинүе белән котлады. Ул район буенча 2 урын яулады. Котлыйбыз!!!
Барлык балалар да бу бәйрәмнән бик канәгать калдылар.