"Тукай дөньясына сәяхәт"
21 апрель көнне Иске Айван авылы китапханәсе "Тукай дөньясына сәяхәт" дип исемләнгән беренче Бөтенроссия акциясендә катнашты. Китапханәче Арчаның 9 номерлы "Шатлык" балалар бакчасында, Арчаның 7 номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбендә укучы балалар белән очрашу оештырды һәм Г. Тукайның әсәрләрен укыды. Балалар бакчасында "Ялкау маэмай", "Сабитның укырга өйрәнүе" дигән шигырьләрен укыдык, "Шүрәле" әкиятен кабат искә төшереп үттек. Балалар үзләре дә Г. Тукайның кайбер шигырьләрен сөйләделәр һәм сәхнәләштерделәр. 2 сыйныф укучылары белән "Сөткә төшкән тычкан" мәсәлен, ә өлкән сыйныф укучылары белән "Теләнче" шигырен укып уздык. Әсәрләрне укып чыкканнан соң, балалар белән фикер алыштык, бергәләшеп шагыйрьнең бу әсәре белән укучыларга җиткерәсе килгән теләкләрен аңларга тырыштык. Без укыган барлык әсәрләре дә балаларны эш сөяргә, тырыш, бер - береңә мәрхәмәтле булырга, кайвакыт хәйләкәр булырга да өйрәтә. Шушы сыйфатларга таянып бу тормышта төрле каршылыклы хәлләрне дә җиңеп чыгып була.