Старо-Айванская сельская библиотека - филиал № 34

"Һәр тарафтан Тукай җырын тоям, сукмагымда Тукай эзләрен"

Шушы фестиваль кысаларында Иске Айван авылы китапханәсе мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә Г. Тукайның шигырьләрен "Китап", "Туган авылым", "Кышкы кич", аның шигырьләренә язылган җырларны "Туган тел", "Туган авылым", шагыйрьнең әсәрләренә нигезләнеп сәхнәләштергән композиция "Таз" әсәреннән "Мәдрәсәдә бер көн" дигән күренешне халыкка тәкъдим иттек. Шулай ук Г. Тукайның әсәрләренә рәсемнәр һәм кулдан эшләнгән композицияләр тәкъдим ителде. Һәрбер катнашучы тырышып, үзен уңай яктан күрсәтергә теләде. Г. Тукай әсәрләрен сәнгатьле уку номинациясендә "Туган авылым" шигыре белән Арчаның 7 номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Саркисян Лаура (милләте буенча әрмән кызы) җиңү яулады. Котлыйбыз!!!