"Дуслык көне"
Көннең максаты: төрле милләт халыкларының дуслыгын, бердәмлеген, татулыгын тагын да ныгыту.
Безнең җирлектә төрле милләт халыклары яши: таҗиклар, әрмәннәр, уйгырлар Һ. б. Алар барысы да безнең төп халык: татарлар Һәм урыслар белән дус, бердәм яшиләр. Безнең Арчаның 7 номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбендә төрле милләт балалары белем ала.
Кичәнең башында китапханәче Шәмсетдинова Г. Н. мәрхәмәтлелек атнасы, толерантлык, халыклар арасында дуслык, бердәмлек, турында сөйләде. "Мы разные, но мы вместе!" дигән презентация тәкъдим ителде. "Мы за мир ! Мы за дружбу!" дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Балалар үзләренең милли телләрендә шигырьләрен сөйләделәр, җырлар җырладылар, милли биюләрен башкардылар. Кичәнең ахырында без, балалар белән шундый нәтиҗәләргә килдек.
1. Россия - бердәм күпмилләтле дәүләт;
2. Россиядә яшәүче барлык халыклар да бертигез;
3. Һәрбер халык үзенең динен, телен, мәдәниятен, тарихын сакларга хокуклы;
4. Гасырлардан килгән рухый гореф - гадәтләрнең иң мөһиме булып ДУСЛЫК тора.