"Всем классом в "Читайгород"
Балалар гаҗәеп шәһәрдә булдылар, анда урамнар урынына китап стеллажлары рәте, катлар урынына китап киштәләре, йортлар урынына китаплар томы урнашкан. Ә һәр йортның үз исеме бар. Шәһәрдә яшәүчеләр - әдәби геройлар. Иң элек китапханәче китапның кеше тормышындагы роле турында сөйләде, бигрәк тә уку барышында балаларны китап белән дус булырга өндәде. Укучыларны китапханә белән таныштырды һәм китап киштәләрендәге китапларның урнашу тәртибе турында сөйләде, аларның барысы да бүлекләргә бүленгән: хайваннар, космос, техника һ. б. Әңгәмә барышында китапханәдән файдалану һәм китаплар белән эш итү кагыйдәләре турында сөйләде. Уку формуляры һәм бердәм уку билеты нәрсә икәнен аңлатты. Чара барышында укучылар үзләренең сорауларын бирделәр. Дәрес кызыклы һәм файдалы үтте. Чөнки китаплар безгә мәктәп материалын тирәнрәк үзләштерергә һәм, әлбәттә, тагын да күбрәк белергә ярдәм итә.