"Әкиятләр иленә сәяхәт"
Бәйрәмдә Арчаның 7 номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 1 - 4 сыйныф укучылары катнаштылар. Әкиятләр аша балалар китабына мәхәббәт тәрбияләү һәм тагын да күбрәк нәни китап укучыларыбызны китапханәгә җәлеп итү максат итеп куелды. Балалар белән викторина үткәрдек.
- әкият герое;
- игътибарлылар һәм җитезләр;
- телеграмма кемнән килгән?;
- нинди әкияттә яши...һ. б.
Халыкара балалар китабы көне бик кызыклы һәм күңелле үтте. Балалар әкиятләр турында бик күп мәгълүмат алдылар һәм уңай тойгылар белән таралыштылар.