Старо-Айванская сельская библиотека - филиал № 34

"Картайтырга түгел, яшәртергә, яшәртергә иде бу җирне"

Табигать...  Бу сүзне бик еш кабатларга туры килә безгә. Бу заманада табигатькә куркыныч янаганда, планетаның барлык тереклегенең иминлеге өчен көрәш барганда, соңгы елларда бу сүз безнең тормышыбызның символы булып тора. Табигать белән аралашу - кешенең рухи тормышының аерылгысыз бер өлеше.
5 июнь көнне Бөтендөнья әйләнә - тирә мохит көненә карата, Иске Айван авылы китапханәсендә "Картайтырга түгел, яшәртергә, яшәртергә иде бу җирне" дигән табигать калейдоскобы  булып узды. Максаты: балаларда туган як табигатенә мәхәббәт тәрбияләү, табигатьнең барлык тереклегенә һәм байлыгына сакчыл караш, кешенең табигать белән үзара бәйләнешен күрә белү. Чара китапханәченең әйләнә - тирә мохитнең килеп чыгу тарихы турында сөйләве белән башланып китте. Аннары ике командага бүленеп "Безнең искиткеч планетабызга сәяхәт" иттек. Безгә балаларның никадәр туган як табигате турында әйбәт белүләрен ачыкларга кирәк иде. Табигатьне  саклый белгән, үз - үзләрен табигатьтә дөрес тоткан команда ахырдан җиңәргә тиеш. Укучылар төрле викториналарда, уеннарда катнаштылар:
1. Табигать барометры (халык сынамышлары викторинасы);
2. Бабушка - загадушка (табигать турында табышмаклар);
3. В гостях у Лесовичка (шигырьдә нинди үсемлекләр турында сүз бара);
4. Уен;
5. Сизгер борын (күзләр бәйләнгән килеш үсемлекне исе буенча танып белү);
6. Кайда кемнең йорты? (уен);
7. Табигатьтә үзеңне  ничек тотарга? (катнашучыларга төрле ситуацияләр тәкъдим ителә).
Ахырдан экологик темага багышланган китаплар белән таныштык, табигатьтә үз - үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшердек. Арча районының Кызыл китабы белән җентекләбрәк таныштырдым. Чара барышында ачыкланганча, балалар туган як табигатен, аңа сакчыл караш һәм үз - үзләрен тоту кагыйдәләрен белүләре безне бик сөендерде. Балалар дөньяны уеннар аша кабул итәргә омтылалар, шуңа күрә уеннар һәм конкурслар материалны тагын да тулырак үзләштерергә мөмкинлек бирә.