"Көчле дә ул, бай да, ягымлы да!"
Шул уңайдан, 20 февраль көнне Иске Айван авылы китапханәсендә Арчаның 7 номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 2, 4 сыйныф укучылары белән балалар иртәсе үткәрелде. Туган телгә мәхәббәт тәрбияләү, туган телне кадерләргә, сакларга, якларга өйрәтү максат итеп куелды. Барлык халыкларның да туган телләре бертигез һәм үзенчәлекле. Чара барышында укучыларга туган телнең байлыгы, матурлыгы, камиллеге турында сөйләдем. Укучылар туган телгә багышланган шигырьләр сөйләделәр, мәкальләрне һәм әйтемнәрне искә төшерделәр. 3 сыйныф укучысы Хәмитов Әмир бөек шагыйребез Г. Тукай сүзләренә иҗат ителгән "Туган тел", "Туган авылым" җырларына курайда көйләр уйнады. Бәйрәмебезне "Туган тел" җыры белән тәмамладык.