"Халыкара китап бүләк итү көне"
Элек - электән китаплар кешеләр өчен белем һәм зирәклек чыганагы булып санала. 14 февральдә Халыкара китап бүләк итү көне билгеләп үтелә. Китап бүләк итү көне - дөнья күләмендә мөһим көн. Халыкара исеме белән йөртелүе моңа гына бәйле түгел, аны халык уйлап чыгарган. Дөресрәге - халык вәкиле - америкалы Эмми Бродмур. Әлеге акциядә катнашып, китапханәгә китап бүләк иткән тугъры укучым Хайретдинова Дания апага олы рәхмәтемне җиткерәм! Сез бүләк иткән китаплар үз укучыларын табарлар дип ышанып калам.