Старо-Айванская сельская библиотека - филиал № 34

"Мин - татармын!"

Ана телебезне, милләтебезне үстерү, саклау, ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләү максатында, Арча үзәк китапханәсе, "Каурый каләм"әдәби иҗат берләшмәсе, Арча районы "Ак калфак"оешмасы, һәм "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыятенең "Арча - информ" филиалы белән берлектә "Мин - татармын!" дигән бәйге игълан иткән иде. Бәйге өч номинациядә (проза, шигърият, публицистика) үткәрелде.
Иске Айван авылы китапханәсенең актив укучысы, Арчаның 7 номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәдиф Исмәгыйлев шигърият номинациясендә "Гөлбасарлар таптый Гөлебезне" дип исемләнгән иҗат әсәре белән беренче урынны яулады. Җинүең белән чын күңелдән котлыйбыз!