Старо-Айванская сельская библиотека - филиал № 34

"Аулак өй"

Аулак өй - татар  халкының милли йоласы. Борынгы заманда, олылар кунакка киткәндә, яшьләр җыелышып утыра торган булганнар: кызлар кул эшләре белән шөгыльләнгәннәр, ә егетләр чабата үргәннәр, агачтан төрле әйберләр кискәннәр. Ә соңыннан уеннар уйнаганнар, мәзәкләр әйтешкәннәр, җырлар һәм биюләр башкарганнар.
Татар халкының гореф - гадәтләрен яңартып, йола - бәйрәмнәргә кызыксыну уяту максатыннан мәдәният хезмәткәрләре яшьләребез өчен "Аулак өй" фольклор сәгате үткәрдек. Чара барышында кызларыбыз кулъяулык чигәргә өйрәнделәр. Бергәләшеп "Йөзек салыш", "Капкалы" уеннары уйнадык, татар халык авыз иҗатының табышмакларын чиштек һәм мәкальләрен искә төшердек. Мондый театральләшкән тамаша яшьләрдә иҗади активлык булдырырга, эстетик культура тәрбияләргә ярдәм итә.