“Табигать кочагында”
Җәй - иң рәхәт ел фасылы. Җәйнең һәр көне санаулы, эшлисе эшләр бихисап. Матур һава торышыннан файдаланып табигать нигъмәтләрен кышка хәстәрләп куярга кирәк. Аның аяз, матур көннәрендә мунча миллеге запасын да әзерләп калырга онытмаска кирәк. Хуш исле каен себеркесе белән мунчага керергә яратучыларның күпләп себерке әзерли торган чоры җитте. Питрауга кадәр һәм аннан соң бер атна - чын себерке бәйли торган вакыт.
"Питрау үтте - җәй бетте" дигән гыйбарә яши халыкта. 12 июль җәйне кыл урталай бүлә. Питраудан соң көннәр көзгә авыша, кошлар сайраудан туктый. "Питрауга кадәр үлән шифасы - яфракта, Питраудан соң тамырда" диләр. Шуңа күрә татар һәм керәшен халкы, гомер - гомергә Питрау тирәләрендә мунча себеркесе әзерләгән.
Әле нәкъ мунча себеркесе бәйли торган көннәрдә, без Айван авылы мәдәният йорты белән берлектә, авылыбызның "Ак калфак" татар - хатын кызлары оешмасының хөрмәтле ханымнары белән табигать кочагында мунча себеркесе бәйләү буенча мастер - класс үткәрдек. Каен себеркесенә өрәңге, сары мәтрүшкә, әрем кушып бәйләдек.
Җәйге аланда самавыр кайнатып, хуш исле үләннәр белән тәмле чәйләр эчеп, рәхәтләнеп ял иттек.
Китапханәче файдалы киңәшләр белән уртаклашты, кызыклы китаплар белән таныштырды.