"Дөнья матурлыгы әнкәйләрдә"
Бәйрәм уңаеннан Иске Айван авылы китапханәсендә Арча сәнгать мәктәбендә белем алучы Арчаның 7 номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары белән әдәби - музыкаль кичә утте. Чараның төп максаты: әниләргә карата кадер - хөрмәт, ярату, олылау хисләре булдыру, әниләрнең газиз, кадерле кеше булуларын, аларның һәркем өчен бер генә булуын төшендерү, гаилә кыйммәтләрен һәм гореф - гадәтләрен тарату иде. Кичә барышында, укучылар әниләргә багышланган шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар, мавыктыргыч уеннарда катнаштылар, әниләре турында бик җылы сүзләр сөйләделәр. Бәйрәм барышында балалар күп уңай эмоцияләр һәм тәэсирләр алдылар.