"Хуш киләсең, яңа ел!"
Матур җырлар һәм биюләр башкарылды, бик күп шигырьләр яңгырады. Бу чараны балаларның яраткан геройлары Кыш бабай һәм Кар кызы алып бардылар, Петрушка балалар белән бергә кызыклы уеннар уйнады. Балалар һәм алар белән килгән олыларга бәйрәм бик ошады.