Старо-Айванская сельская библиотека - филиал № 34

"Увлекательный Татарстан"

"Укучының мәдәни көндәлеге" проекты кысаларында республикабыз китапханәләрендә һәм мәктәпләрдә 15 сентябрь көнне бердәм мәдәният дәресләре уза. Бу чараның максаты балаларны туган ягыбызның тарихы, мәдәни мирасы белән таныштыру, республикабызның истәлекле  урыннарын күрсәтү, аларда патриотик хисләр тәрбияләү. Без бу бердәм мәдәният дәресен конкурс - викторина формасында уздырдык. Арчаның 7 номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбендә үткәрелгән "Увлекательный Татарстан" исемле конкурс - викторинада 1 - 4 сыйныф укучылары катнашты. Татарстан һәм Арча районының мәдәни мирасы буенча куелган сорауларына күп кенә балаларның җавап бирүләре безне бик сөендерде. Мин, китапханәче буларак, ел дәвамында "Иң мәдәни һәм әдәпле укучы" бәйгесе башланып китүе турында игълан иттем. Барлык укучыларга бәйгедә уңышлар теләп калам. Чарада 94 укучы катнашты.