"Вместе против коррупции"
Бүгенге җәмгыятнең иң мөҺим проблемасы - ул коррупция. Укучыларны "коррупция", "ришвәт" төшенчәләре белән таныштырдым, сәбәпләрен, нәтиҗәләрен аңлаттым. Коррупция турында презентация аша мәгълүмат алдылар. Соңыннан викторина үткәрелде. Ребуслар чиштек. Тормыштан алынган "коррупция" шартлары турында фикер алыштык. Мәкальләр, әйтемнәрне искә төшердек. "Коррупция" темасы чагылган әсәрләрдән китап күргәзмәсе оештырылды. И. А. Крыловның "Лисица и сурок" мәсәле укылды. Бу чара хәзерге буын яшьләренә тәрбияви чара булып тора, укучылар коррупция турында бик күп мәгълүмат алдылар. Укучылар фикеренчә, "КОРРУПЦИЯ" төшенчәсе безнең тормышта булырга тиеш түгел.