"Хикмәтле дә, серле дә театр!"
27 март - Халыкара театр көне. Иң борынгы сәнгать төрләренең берсе булган театр сәнгате - тылсым дөньясы. Театр көне 1961 елдан билгеләнә башлый. Театр сәнгатендә - тарих та, чынбарлык та, киләчәккә өметләр дә чагыла. Театр эшчәнлеге исә гүзәллеккә якынлашырга мөмкинлек бирә, кешенең күңелен дәвалый, хыял, матурлык, өмет бүләк итә.
Халыкны театр сәнгатенә җәлеп итү максатыннан китапханәдә "Хикмәтле дә, серле дә театр!" дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли. Китапханәгә рәхим итегез!