Старо-Айванская сельская библиотека - филиал № 34

Нәүрүз бәйрәме

2023 ел Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф - гадәтләр елы уңаеннан, клуб белән берлектә Нәүрүз - язны каршылау бәйрәме уздырдык. "Нәүрүз" фарсы телендә "яңа көн" дигәнне аңлата. Ул халкыбызның борынгыдан калган, көн белән төн тигезләшкән вакытта (21 мартта) уздырыла торган күркәм йола. Бу көнне малайлар һәм кызлар, һәр өйгә кереп, хуҗаларга такмак - такмазалар әйткәннәр, аларны бәйрәм белән котлаганнар.
Без дә уйнап, җырлап, ярышып Нәүрүзбикәне каршы алдык. Карга боткасы ашап, тәмле коймаклар белән сыйланып, төрле хәрәкәтле уеннар уйнап, күңелле ял иттек, кышны озаттык.
Киләсе язлар барыбызга да тынычлык, сәламәтлек, иминлек, муллык, сөенечләр алып килсен! Ил - көннәребезгә тынычлык, хәерле - бәрәкәтле язлар насыйп булсын!