"Әкият илендә күңелле стартлар"
Һичшиксез, барлык балалар да әкиятләр ярата. Һәм менә без бүген, кайбер әкиятләргә күңелле стартлар аша сәяхәт ясадык. Балалар, үзләре бу әкиятләрнең геройлары булдылар.
Чара ике этаптан узды. Иң башта барлык балаларны бәйрәм белән котлап үттек. Лагерь вожатыйлары белән берлектә балалар күңелле җырлар башкардылар, җәй, табигать, бәхетле балачак турында шигырьләр сөйләделәр. Ике командага бүленеп "Смешарики" һәм "Фантазёры" дигән исем астында безнең уеныбыз ярыш формасында "Чуар тавык", "Шалкан", "Теремкәй", "Кар патшабикәсе" һ. б. әкиятләргә сәяхәт ясап узды. Уен барышында балалар үзләрен бик җитез һәм өлгер итеп күрсәттеләр. Күңелле стартлар уенында дуслык җиңде.
Чараның икенче этабын кунагыбыз, Арча районының "Юл хәрәкәте иминлеге" бүлеге башлыгы Мухаметзянова Э. Г. дәвам итте. Ул балаларга, юлларда йөргәндә бик игътибарлы булырга кирәклеге турында аңлатты, сораулар бирде. Җавапларны тыңлаганда шунысы ачыкланды, безнең балаларыбыз юл хәрәкәте кагыйдәләрен бик яхшы беләләр икән. Ахырдан кунагыбыз барлык балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләреннән торган китаплар бүләк итте. Барлык балалар да бик шат иделәр һәм уңай хисләр кичерделәр.