Старо-Айванская сельская библиотека - филиал № 34

"Дәү әниләребез һәм әбиләребезгә бүләгебез"

Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан Арчаның 7 номерлы гомуми белем бирү мәктәбенең 4а сыйныф укучылары белән яраткан дәү әниләре һәм әбиләренә бүләк ясадык. Балалар үз куллары белән  милли бизәкле брошка иҗат иттеләр. Брошка ясау буенча мастер - классны махсус кунагыбыз Сабирова Ләйсән Наил кызы алып барды. Ул балаларга фетрдан брошка ясау ысулын бик җайлы итеп күрсәтеп һәм аңлатып бирде. Ләйсән ханымга безне шушы һөнәргә өйрәткәне өчен олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Балалар белән бергә аралашып, сөйләшеп, бер - беребезгә булышып, һәрберебезнең күңелләренә рәхәтлек биреп торучы берсеннән берсе матур брошкалар ясадык.