"Авыл - мәдәни мирас сандыгы"
Арча үзәк китапханәсендә "Халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы" уңаеннан, Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасы муниципаль бюджет учреждениясе авыл китапханәләре арасында үткәргән, "Авыл - мәдәни мирас сандыгы" исемле иҗади һәм эзләнү бәйгесендә катнашып, хезмәттәшләрем алдында чыгыш ясадым.
Бу бәйгедә Түбән Аты, Кшкар, Сеҗе, Урта Сәрдә, Иске Ашыт, Иске Төрнәле, Иске Чүриле, Акчишмә авыл китапханәчеләре дә чыгыш ясадылар. Бу бик кирәкле һәм бай эчтәлекле бәйге халкыбызның борынгы йолаларын , аш - суларын, гореф - гадәтләрен кабат торгызу, тарихи биналарны, авылларыбыз тарихын барлау максатында оештырылды. Хезмәттәшләремнең һәркайсы һәрбер номинациягә дә иҗади якын килеп бик кызыклы, мәгълүматларга бик бай булган чыгышлар тәкъдим иттеләр.