Старо-Айванская сельская библиотека - филиал № 34

"Иң гадәти булмаган китаплар"

Хөрмәтле укучыларыбыз, бүген мин сезгә "Гадәти булмаган китаплар" арасында нәни укучыларыбыз өчен "Җиде энҗе бөртеге" дип исемләнгән китабы белән таныштырып китәм.
Бу китап - балаларны Татарстанның  тарихи - мәдәни мирасы белән таныштыру өчен эшләнгән онновацион әсбап. Китап җиде бүлек - җиде энҗе бөртегеннән тора. Һәр бүлек җентекләп карап өйрәнер өчен махсус рәсемнәр белән ачыла. Аларда баланың хәтерен һәм фантазиясен, фикерләү сәләтен үстерә торган детальләр, предметлар бик күп. Һәр бүлектән соң балаларга төрле биремнәр бирелгән. Ни өчен бу китап "Гадәти булмаган китап" диясезме? Чөнки бу китапта сүрәтләр җанлана. Әйдәгез, бөргәләп өйрәнәбез!
Китап битләрендәге рәсемнәрне җанландыру өчен плэймаркет аркылы сканер куар код приложениясен үзебезнең телефонга йөкләп алабыз. Шул приложенияне ачабыз һәм китапның битенә телефонны юнәлтеп китапның кодын сканировать итәбез. Шуннан соң килеп чыккан ссылкага басабыз да рәсемнәрнең  җанланганын күзәтәбез. Һәм шулай итеп һәрбер җиде энҗе бөртеген җанландырабыз.
"Җиде энҗе бөртеге" синең кулыңда,
Көнкүреш, гореф - гадәт - барысы да анда.
Хәрәкәткә киләләр хәтта сүрәтләр:
Ат йөри сабан тартып, очкалый күбәләкләр.
Мичкә утын якканны күргәнең юктыр әле,
Казанда ботка пешә, хуш исле, бик тә тәмле.
Сәяхәткә чакыра Роман белән Зөләйха.
Әйдә,дустым, рәхим ит,бездән сиңа фатиха.
Шулай ук әкиятнең татарча һәм урысча мультфильм вариантын карый аласыз.