Старо-Айванская сельская библиотека - филиал № 34

"Язгы игелек атналыгы"

Бу көннәрдә  хәйрия чаралары үтә. Әлеге акциядә безнең китапханә дә катнашты. Тирә - юньне төзекләндердек һәм җыештырдык. Табигатькә һәм экологиягә сакчыл караш тәрбияләү максатыннан экологик өмәләр үткәрдек. Чираттагы тапкыр сәламәтлекләре буенча  мөмкинлекләре чикләнгән өлкән яшьтәге укучыларыбызның өйләрендә булдык. Бу эш төре өлкәннәргә китап уку һәм аралашу аркылы социаль элемтә саклап калырга ярдәм итә.