Старо-Айванская сельская библиотека - филиал № 34

"Күчмә семинар"

30 май көнне Яңа кырлай авылы модель китапханәсендә Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасы китапханәчеләренең чираттагы утырышы узды. Утырышның беренче өлешендә китапханәләрнең бүгенге торышы, алдагы планнар, яңа эш алымнары, фондларны тәртиптә тоту һәм баету өчен төрле конкурсларда катнашу, библиография эше нечкәлекләре турында сөйләштек. Очрашуның икенче өлеше районкүләм "Авыл - мәдәни мирас сандыгы" бәйгесенә багышланды, авыл китапханәчеләре чыгыш ясадылар. Модель китапханә белән таныштык, Г. Тукай музеенда булдык.